1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яңа уку елына балалар бакчаларына балаларны юллау чарасы башланды.
1 апрельдә “Электрон балалар бакчасы” мәгълүмати системасында 4 322 балалар бакчасына юлланма булдырылган. 4 меңнән артык әти-әни ТР дәүләт порталында “Бала мәгариф оешмасына юлланган” статусын күрә ала. Алар 30 көн эчендә балалар бакчасына документлар илтергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасы электрон чират системасы Татарстанда 2011 елның 1 мартыннан эшли башлады. Бүгенге көндә балалар бакчасына гаризаларның 61% электрон рәвештә җибәрелә.