Роман Шәйхетдинов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашуда катнашты

2015 елның 24 апреле, җомга
Кичә ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашты.

«Безгә Ирландиянең интегрирацияләнгән инновацион системасы бик кызыклы, сездән күп нәрсәләргә өйрәнеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, Оун О'Лири әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ирландия мөнәсәбәтләренең потенциалы зур, бу – икътисадый багланышлар да, мәгълүмат технологияләре, инновацион эшчәнлек өлкәсендә дә һәм башкалар буенча да хезмәттәшлек.

Рөстәм Миңнеханов Ирландиядә 2009 елда булган.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кыскача гына республикның икътисадый һәм инновацион потенциалы турында, индустриаль мәйданчыклар булдыру һәм үстерү турында, технопарклар челтәре, «Иннополис» проекты һәм махсус икътисадый зоналар турында сөйләде.

Республика җитәкчелеге Ирландиия эшкуарларына бизнес булдыру һәм алып бару, яңа җитештерүләр башлау өчен уңайлы шартлар тудырырга әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен Татарстан белән Ирландиягә активлык җитми, турыдан-туры авиарейслар, бизнес-контактлар юк.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук телләрне саклап калу мәсьәләсен дә кузгатты. Ирландиянең туган телне саклап калу буенча тәҗрибәсе безнең өчен бик кызыклы, дип белдерде ул.

Үз чиратында Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири региональара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне саклап калырга кирәк дигән фикер әйтте. Ул кыскача гына эшсезлекне киметү буенча, аеруча яшьләр арасында, Ирландиядә күрелүче чаралар турында, ил икътисадында инновацияләр өлеше турында, инновацион процессларда дәүләт роле турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири әфәндегә Татарстан белән кызыксынулары өчен, XV Россия венчур һәм Х Казан венчур ярминкәләренең пленар утырышында катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International