Иннополис Университетында мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча ачык олимпиаданың соңгы этабы узды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

РФ 76 субъектыннан 1335 укучы Иннополис Университетының программалаштыру буенча ачык олимпиадасында катнашы.

22 мартта олимпиаданың читтән тору этабы узды, биредә 1335 катнашты. Аларның 106 укучысы (26 регионнан) узган ялларга олимпиаданың Иннополиста узган этабында катнашты.

Олимпиаданың җиңүчесе булып Башкортстаннан Вадим Салаватов табылды. Ул ике экранлы Yota смартфонының соңгы моделена ия булды.

Бүләккә ия булучылар арасында шулай ук Максим Корчагин (Казан), Денис Ожиганов (Екатеринбург), Кирилл Федоров (Екатеринбург) һәм Дмитрий Захаров (Казан). Аларт Acronis компаниясеннән махсус бүләккә ия булды.

 Барлыгы беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәле дипломнарга 26 катнашучы ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International