“ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республикакүләм клиник онкологик диспансеры” медицина оешмасында онкология пациентларын учеты алып барыла. Барлык тикшеренүләр “ТР электрон сәламәтлек саклау” системасының электрон медицина картасында теркәлеп бара. 2015 елның беренче кварталында “Электрон сәламәтлек саклау” системасына онкологик чирләрне диагностикалауга 460 мең электрон язылу башкарылган.