Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы хезмәткәрләре “Балалар бакчасына чиратка язылу” хезмәте кулланучыларын муниципаль районнар буенча рейтинг төзеде.
2015 елның 1 кварталына Саба һәм Теләче районы яшәүчеләре актив рәвештә әлеге хезмәтне кулланган. Әлеге районнарда балалар бакчасын чиратка басу өчен 80% артык гариза бирелгән.
Өченче һәм дүртенче урыннарда Нурлат һәм Кукмара районы яшәүчеләре, күрсәткеч 70% тәшкил итә. Казанда 68% һәм Яр Чаллыда 67% тәшкил итә.
Барлыгы 1 кварталда республикасы буенча балалар бакчасына чиратка басу буенча 21 001 гариза бирелгән, аларның 12 811 ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша бирелгән.