Кичә Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында “Җиңү язы” республикакүләм бәйгесенең сайлап алу туры башланды. Бәйге мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсене хезмәткәрләре арасында үзешчән сәнгатьтә ярышлардан тора.
Катнашучылар арасында сәламләү сүзе белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров чыгыш ясады.
Бәйгенең беренче көнендә 6 коллектив катнашты, төрле номинацияләрдә барлыгы 23 сәнгать номеры күрсәтелде.