“Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау” дәүләт мәгълүмати системасына кергән “Поликлиника” модуле эксплуатациягә кертелде. Медицина оешмалары хезмәткәрләрен әлеге системада эшләүгә укыту өчен тьюторлар сайланып алынды.
Бу атнада тьюторлар республиканың берничә медицина оешмасында укыту үткәрде: 1нче номерлы балалар өчен стматология поликлиникасы, 2нче номерлы балалар өчен стоматология поликлиникасы, Зәй үзәк район больницасы.