Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
Иннополисның беренче мэры итеп Егор Иванов сайланды
2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген гражданнар җыенында Россиянең яңа Иннополис шәһәре башлыгы сайланды. Ул - күп еллар IT-индустриядә эшләгән һәм эре инфраструктура проектлары һәм технологик стартаплар белән идарә итү тәҗрибәсенә ия 34 яшьлек Егор Иванов.
Шәһәрдә яшәүчеләр шулай ук җирле үзидарә органнары структурасын расладылар һәм Иннополис шәһәрен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советына кертү өчен тавыш бирделәр.
Искәртеп узабыз, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев төзелеш мәйданчыгында биредә яшәргә килүчеләргә юлламалы капсула салгач, Иннополис рәсми рәвештә 2012 елның 9 июнендә төзелә башлады. 2014 елның 13 декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис бистәсен шәһәргә үзгәртү турында закон имзалады.
“Россия төбәкләреннән югары квалификацияле IT- белгечләрнең эчке хезмәт миграциясе Мәскәүгә омтыла. Белгечләр яхшы тормыш шартлары эзләп китә. Анда хезмәт хакы да югары. Әмма бу хезмәт хакы кыйммәтле торак арендасына, ашау-эчүгә, транспорт һәм башка хезмәтләргә сарыф ителә. Иннополис – ул “Яшә – Укы – Эшлә – Ял ит” принцибы буенча яшәүче Россиянең яңа шәһәре, җитмәсә башта ук югары стандартлы яшәү сыйфатына ия, - дип шәрехләде бу вакыйганы ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Гражданнар җыенында сайланган Иннополис мэрына уңышлар телим. Аның бурычы Россиянең югары квалификацияле белгечләре хезмәт миграциясен нәкъ менә Иннополиска китерү өчен тырышу. Әгәр булдыра алса – мэр бурычны үтәгән дигән сүз. Ә без барыбызда аңа ярдәм итәчәкбез”.
«Иннополис – кызыклы һәм катлаулы проект. Россиядә андый проектлар юк. Шәһәр төзелеше темплары шаккатыра. Хәзер, бигрәк катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында бу динамиканы саклау зарур, - дип билгеләп үтте Егор Иванов. – Иң мөһиме якын арада Россиянең әйдәп баручы IT- компанияләре, югары квалификацияле белгечләр, студентлар һәм аларның гаиләләре Иннополиска килсен өчен тиешле шартлар булдыру зарур. Бу уникаль шәһәрдә кешеләргә яшәргә һәм эшләргә теләсеннәр өчен тырышырга кирәк”.
Егор Иванов бүгенгә кадәр Marsfield Capital фондында инвестицион директор булып эшләгән. Ул Мәскәүдә туган, Мәскәү инженер-физика институтын тәмамлаган. Yota («Скартел» ҖЧҖ) мобиль операторын гамәлгә куючылар рәтендә, аннан 2013 елда киткән. 1999-2008 елларда ИТ-индустриядә эшләгән.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан цифрлы үсешне тизләтә: һәр авылда интернет, һәркем өчен яңа почта бүлекчәләре һәм ИТ-сервислар
Атналык киңәшмәдә элемтә һәм цифрлаштыру өлкәсендә 2025 ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар: төбәк элемтәнең ышанычлы үсешен, интернет-хезмәтләрнең сыйфатын һәм халык өчен сервислар үсешен күрсәтә. База станцияләре челтәрен киңәйтү һәм яңа почта бүлекчәләрен булдыру аша кече торак пунктларда яшәүче дистәләгән мең кеше тизйөрешле интернетка һәм заманча хезмәтләргә ия булды.
18
декабрь, 2025 ел
Казанда «Татнефть Арена» трибуналарында хәзер тотрыклы 4G
Тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет белән сыйфатлы каплану компакт база станцияләре тарафыннан булдырыла, аларны операторның техник белгечләре арена эчендә урнаштырган. Мондый карар нәтиҗәсендә кәрәзле элемтә сигналы бинада барлык бүлмәләрне тигез каплый: барлык 20 секторны, бизнес-ложалар, гардероб, фойе һәм фуд-кортны. Оператор челтәре эше хәтта иң югары йөкләнеш вакытында да тагын да ышанычлырак һәм тотрыклырак эшли башлады.
16
декабрь, 2025 ел
Татарстан - илкүләм проект ярдәмендә Спринт 2.0 акселераторнда нәтиҗәлелек буенча лидер
Татарстан Республикасы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын актив рәвештә гамәлгә ашыра — халык өчен мөмкин булган цифрлы сервислар булдырыла, республиканың IT-экосистемасын ныгытып һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итеп, ышанычлы инфраструктурага нигез салына.
Татарстанның киберщиты: бер елда 1,5 млн. киберһөҗүм туктатылган
2025 елда система 96 млрд куркынычсызлыкка янучы вакыйганы эшкәртте, 5 DDoS-һөҗүмне булдырмый калды һәм төбәк инфраструктурасына юнәлдерелгән 13 фишинг кампанияне ачыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз