«Халык инспекторы» кушымтасын 8 ноябрьдән бирле һәркем күчереп алырга мөмкин, һәм ул 14 мең җайланмада урнаштырылган инде. Шуларның 9 меңе – iOS операцион системасындагы җайланмалар, 5 меңе – Androidтагы җайланмалар. Бүген бу хакта барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген бозулар турында гражданнарга үзләренә гаризалар җибәрү мөмкинлеген булдыручы «Халык инспекторы» системасының бер айлык эше нәтиҗәсендә, ЮХИДИ идарәсе административ хокук бозулар турында 144 карар чыгарган. Система эшли башлаганнан бирле, гражданнар 1538 заявка-белдерү ясаган, шуларның 27%ы кире кагылган. 771 белдерү ЮХИДИгә тапшырылган, ә 23%ы - административ-техник инспекциягә. ЮХИДИгә кергән 771 белдерүдән 577е карала. 144 белдерү буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән, 50се – карау нәтиҗәләре буенча кире кагылган.
Р.Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, ЮХИДИгә иң күп белдерү «тротуарда парковка»га кагыла - 831 белдерү. Муниципаль берәмлекләрнең административ-техник инспекцияләренә җибәрелгән барлык белдерүләр дә газоннарда парковкага кагыла.
«Беренче ай буенча статистика әйбәт, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер инде бирелгән гаризаларның нәтиҗәлелеген тәэмин итү мөһим».
Татарстан Республикасы Президенты Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең административ-техник инспекцияләренә процесста катнашучылар арасында мәгълүмат алмашуны җайга салуны йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук түрәләрне Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы үзләренең шәхси кабинетлары аша ЮХИДИ штрафларын «автотүләү» системасына тоташырга өндәде.
«Бу цивилизацияле система, - диде Татарстан Президенты. – Без барыбыз да гражданнар күз алдында, минемчә, түрәләрнең берсе дә штрафлар аркасында закон белән проблема тудырырга теләмидер». Ул министрларга, муниципалитетлар башлыкларына, эре предприятиеләр җитәкчеләренә үзләре өчен ЮХИДИ штрафларын «автотүләү» системасына тоташырга һәм үз буйсынуларындагы хезмәткәрләрне дә үгетләргә өндәде.