Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ Директорлар советы, шулай ук «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышы узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Утырышта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин, «Махсус икътисади зоналар» ААҖ генераль директоры Виталий Милявский, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов, «Иннополис университеты» АКО директоры Дмитрий Кондратьев, «Иннополис Университеты» ректоры Александр Тормасов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында үткәрелде.
Роман Шәйхетдинов чыгышында билгеләп узганча, мондый киң составта Директорлар советы беренче мәртәбә җыелды. Ул «Иннополис» проекты тарихын искә төшереп узды. 2012 ел нояберендә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстанда «Иннополис» МИЗ оештырылу турында карар имзалады. 2012 ел декабрендә «Иннополис университеты» автоном коммерцияле булмаган оешма теркәлде, ә 2013 елның июнь аенда университет беренче студентларына ишекләрен ачты. Роман Шәйхетдинов шулай ук, 2016 елда «Иннополис» мәйданчыгында Информатика буенча халыкара олимпиада (IOI) узачак, дип искәртте. Директорлар советы әгъзалары «Иннополис» МИЗ» ААҖ һәм «Иннополис» ААҖ финанс эшчәнлекләре, «Иннополис» территориясендә объектлар төзелешен тәэмин итү турында хисап тыңладылар.
Генераль директор Игорь Носов хәбәр иткәнчә, «Иннополис» МИЗ» ААҖ подрядчылар белән 4,88 млрд. сумга ккилешүләр имзалаган, 18 ачык конкурс уздырылган, алар саны ел ахырына кадәр 28гә җитәчәк. 2015 елда беренче эшләтеп җибәрү коплексының бөтен объектлары гамәлгә кертеләчәк, резидент-компанияләр җәлеп ителәчәк, «Попов» технопаркы ачылачак. 2015 ел ахырына беренче технопаркта 7 резидент-компания эшләр дип көтелә, 1070 эш урыны булдырыла, фаразланган керем 1,29 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, объектлар файдалануга тапшырылып, шәһәргә кешеләр килеп урнаша башлагач, «Иннополис» территориясенә күчәргә теләк белдергән компанияләр бар.
«Иннополис» ААҖ генераль директоры Евгений Данилов «Иннополис» университетының объектлары төзелү турында хәбәр итте (дүрт торак корпус, спорт комплексы, укыту-лаборатория корпусы һәм башкалар). Хәзерге вакытта укыту-лаборатория корпусында эчтән төзекләндерү эшләре алып барыла. Спорт комплексы бинасын 2015 ел мартында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта тышкы эшләр тәмамланып килә.
Аннары Директорлар советы 2015 елга «Иннополис» ААҖ бюджетын раслады.
«Иннополис" университеты ректоры Александр Тормасов хәбәр иткәнчә, университет бюджет акчаларын җәлеп итмичә, бары хәйрия һәм иганәчеләр акчаларына булдырылды. 2022 елда вузда 5 меңнән артык студент укый алачак (шул исәптән 4 мең бакалавр, 1 мең магистр), профессорлар һәм доцентлар саны 500гә җитәчәк. Безнең максат – дөнья дәрәҗәсендәге университет булдыру, укыту инглиз телендә алып барылачак, дип белдерде. Хәзерге вакытта «Иннополис» университетында 25 студент Software Engineering магистратура программасы буенча белем ала, аларның 85 проценты Россиядән, калганнары Казакъстан, Украина, Колумбия һәм башка илләрдән. Университетта өч фәнни-тикшеренү лабораториясе эшли. «Иннополис" университеты 2015 елда беренче массакүләм укытуны башларга әзер», - диде Александр Тормасов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бүген башка илләрдә хосусый университетлар тәҗрибәсен өйрәнү мөһим. Уңай мисал буларак ул Төркия Республикасындагы «Билькент» университетын атады. «Бүгенгә иң мөһиме – кешеләр, кеше капиталы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без киләчәк заман продуктларын булдырачак кешеләрне тәрбияләвебез һәм укытуыбызны күрсәтергә тиеш». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Иннополис» проекты - перспективалы, аңа федераль дәрәҗәдә теләктәшлек күрсәтелә. «Иннополис» - бу торак һәм офис корпуслары гына түгел, бу, беренче чиратта, заманча белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәге.
Алга таба «Алабуга» махсус икътисади зона үсешенең перспективалары турында генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. Бүген «Алабуга» МИЗ да 42 резидент-компания эшли, 4500 эш урыны булдырылган. МИЗга инде 78 млрд. сум инвестицияләр кертелгән, 115 млрд. сумга продукция җитештерелгән, салымнар һәм түләүләр күләме 9,3 млрд. сум тәшкил иткән. Зонаның төп резидентлары - «Форд – Соллерс», «Роквул», «Кастамону Интегрейтэд», «Таркья Гласс Рус» һәм башка заводлар. Тимур Шаһивәлиев «Алабуга» МИЗның алга таба консерватив һәм киметелгән планын тәкъдир итте. Алга таба үсешнең консерватив планы буенча 2023 елда резидентлар санын 60ка җиткерү ниятләнә, икътисади зона мәйданы 4 мең гектар булачак, 8 мең эш урыны булдырылачак. Ул ассызыклаганча, үсешнең киметелгән планы әлеге саннарның сизелерлек үсешен күз алдында тота.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Алабуга» МИЗының алга таба үсеше мөмкин кадәр тизрәк темплар белән гамәлгә ашырылга тиеш, дип ассызыклады.