Бүген казан ИТ-паркында эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасы вице-президенты Сурен Саттари булды. Кунак хөкүмәт вәкилләре белән эре иран делегациясе белән килде.
Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев каршы алды.
Кунакларга ИТ-парк тарихы, мөмкинлекләре, Бизнес-инкубатор, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, Иннополис, ГЛОНАСС+112 турында сөйләделәр.