Бүген Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Кытай Республикасы сәнгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Веем белән очрашуда РФ югары технологияләр җиһазлары, серверлар, телекоммуникацион җиһаз белән тәэмин итүдә кызыксынулары турында белдерде.
“Әлеге өлкәдә хезмәттәшлек итү Россия һәм Кытай позицияләрен дөнья базарында ныгытуда ярдәм итәчәк, - диде Николай Никифоров. – Кызганыч, әлегә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле илләр җиһазлары тәэмин ителә. Бу өлкәдә Россия ышанычлы һәм профессиональ партнер белән хезмәттәшлек итәргә әзер”.
Очрашуда Россия делегациясе составында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.