Бүген Россия Федерациясе мәгариф министрлыгында электрон дәреслекләргә таләпләр турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк, нәшриятләр, мәгариф оешмалары вәкилләре, экспертлар катнаштылар.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Татармультфильм” нәшрияте генераль директоры Марат Ганиев катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан Россия чыгарылачак һәр дәреслек электрон версиядә дә булырга тиеш. Шул исәптән, беренче чиратта, Татарстанның 5 пилот мәктәпләре яңа уку елы башыннан химия һәм биологиядән электрон дәреслекләр куллана башлаячак.