Ингушетия сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова Казан ИТ-паркында булды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

22 июль Ингушетия Республикасы сәламәтлек саклау министры Казан ИТ-паркында булды.

Ведомство башлыгын республикада сәламәтлек саклау өлкәсен мәгълүматлаштыру өчен җаваплы ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин, ИТ-парк директоры Антон Грачев озата барды.

Министрга ИТ-парк үсеше турында сөйләделәр һәм бизнес-инкубаторда экскурсия уздырдылар. Моннан тыш, Марем Арапхановага мобиль диагностика комплексын күрсәттеләр.

Әлеге комплекс табибларга һәм кече медицина персоналына йөрәк-кан тамыры, эндокрин системаларын һ.б. урында диагностикаларга мөмкинлек бирә. Үткән елда мобиль комплекс Татарстанның бер районында сынау узган. 2014 нче елда шундый 10 комплекс ФАПларда һәм участок табибларында барлыкка киләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International