Казан ИТ-паркында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, Россия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Анатолий Назейкин катнашында профсоюз президиумы утырышы узды.
“Тармак профсоюзы – тармакның системалы эш күрсәткече, бик зур сәяси көч, хезмәткәрләр һәм эш белән тәэмин итүчеләрнең мәнфәгатьләрен җайларга ярдәм итүче көч, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов. – Минем исәпләүләр буенча, Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы – Россиядә иң эре иҗтимагый берләшмәләрнең берсе”.
Министр, профсоюз президиумы утырышы Россиядә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләнмәләрне гамәлгә кую һәм компанияне үстерү белән шөгыльләнүче беренче технопаркларның берсе - ИТ-паркта узуына, игътибарны юнәлтте.