Татарстан командасы Бөтендөнья роботлар олимпиадасының Россия этабында өченче урынны яулады

2014 елның 24 июне, сишәмбе

Узган ялларда Казанда Бөденьдөнья роботлар олимпиадасының Россия күләмендәге этабы узды. Анда Татарстаннан барлыгы 33 команда катнашты, шуларның 6сы призлы урыннар яулады. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РТ мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров хәбәр итте.

Олимпиадада беренче урынны Чиләбе өлкәсе (12 призлы урын), икенчене исә мәскәүлеләр (8 призлы урын) алды.

Ю.Багров билгеләп үткәнчә, ярышта 5 яшьтән алып 20 яшькә кадәр 720 бала катнашкан, алар 6 категориядә көч сынашкан. “Олимпиаданың бөтенроссия өлешендә илнең 42 төбәгеннән 373 команда көч сынашты, шул исәптән Кырым Республикасыннан килүчеләр дә бар иде. Казакъстан командасы исә конкурстан тыш катнашты”, - диде ул. Брифингта шулай ук югары уку йортынача белем бирү “Иннополис” университетының проректоры Сергей Масягин да катнашты. Ул ярышларда күпчелек 9-11 сыйныф укучыларының көч сынашуын һәм кызларның бәйгегә аз килүен билгеләп үтте. “Кызганыч, кызларны без әлеге олимпиадага, никтер, җәлеп итә алмыйбыз. Быелгы ярышларда да барлыгы 62 генә кыз катнашты”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International