Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының ябылу тантанасы уздырылды.
Олимпиаданың ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, World Robot Olympiad генераль сәркатибе Клаус Дитлев Кристинсен, шулай ук Олимпиаданың партнер вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Олимпиадада Татарстаннан 6 укучы катнашты.
Роман Шәйхетдинов Олимпиада җиңүчеләрен котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды