Бүген Казанда РФ Куркынычсызлык Советы Секретаре Николай Патрушевка һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә куела торган «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казань» проектлары турында сөйләделәр. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде
Проектлар, куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче югары даирә вәкилләре белән очрашу кысаларында тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Корстон” комплексы фойесында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый казанышлары күргәзмәсеоештырылган. Беренче стенд, 2013 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның сәнәгать, агросәнәгать комплексында, ИТ һәм инновацияләр өлкәсендәге төп икътисади күрсәткечләренә багышланган. ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республика үсеше хакында сөйләде.
ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кунакларга Иннополис инновацион шәһәрчеге һәм “Иннополис” МИЗ үсеше турында сөйләде. Ул ИТ өлкәсен, шул исәптән Татарстан территориясендә электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү күләменә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларның шәхси кабинетлары саны 1 миллионнан артык тәшкил итә.
Татарстан Президенты, “Иннополис” күләмле һәм уникаль инновацион проектын гамәлгә куюны шәрехләп, “Иннополис” МИЗ да төзеләчәк инфраструктураларның күләме, беренче чиратта, якындагы елларда проектның үсеш перспективалары турында аңлатты.
Аннары Патрушев һәм Бабичка судно һәм авиатөзелеш, машина төзелеше, читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү өлкәсендә дә Татарстан казанышлары хакында шәрехләмә бирелде.
“Иннополис” махсус икътисади зонасының икенче мәйданчыгы – "Смарт Сити Казань”, “Акыллы шәһәр” проекты турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов сүз алып, “Смарт Сити Казан” территориясе зонасы турында сөйләде. Л.Якупов сүзләренә караганда, «Смарт Сити» территориясендә 1,6 млн кв. метр торак, 1 млн кв метр коммерцияле ифраструктура һ.б. төзелеше ниятләнә.
Татарстан Республикасында нефть, газ, химия секторы үсеше турында исә министр Равил Зарипов аңлатма бирде.