Кичә Казанга робототехника буенча Бөтендөнья Олимпиаданың Россиякүләм этабында катнашырга Кырым укучылары килде. Алар өчен Казан ИТ-паркы һәм Иннополис Университеты буенча экскурсия үткәрелде.
Олимпиаданың рәсми партнеры - ICL-КПО ВС компаниясе – беренче катнашучыларга бүләк ясап, аларга роботлар бүләк итте.
Киләсе булып Севастополь командасы килүе көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 21 июнь сәгать 14.30 Казан теннис академиясендә робототехника буенча Бөтенроссия Олимпиадасы ачылышы узачак. Чарада РФ мәгариф һәм фән министры Д.В.Ливанов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Н.А.Никифоров, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашачак.