Иннополис Университеты Казанда Бөтендөнья роботлар олимпиадасының россия этабында меңнән артык балаларны җыячак

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Казан чираттагы мәртәбә югары дәрәҗәдәге чара үткәрәчәк. Иннополис Университеты Бөтендөнья роботлар олимпиадасының россия этабының рәсми операторы.

 

Бу турыда Иннополис Университеты директоры Дмитрий Контратьев сөйләде.


-
Әлеге мөмкинлек турында без узган елның октябрендә белдек. 3 ай дәвамындагы сөйләшүләрдән соң Иннополис Университеты халыкара оргкомитет тарафыннан Олимпиаданың Россия этабының операторы булды. Безне 3 критерий буенча сайлаганнар дип уйлыйм: компетент дус коллектив, STEM балалар укыту проектларын уңышлы тормышка ашыру һәм безнең эш планы төгәл билгеләнәгән иде. Һәм безгә ышандылар.

2014 елда Олимпиада Казан теннис академиясендә узачак. Катнашучылар Универсиада авылчыгында яшәячәкләр.

Бүгенге көнгә 36 регионнан 335 командадан гаризә килгән. Без 1000 артык балалар катнашуын көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International