РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр кулланганда мәгълүмати технологияләр куллану буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында узган утырышта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зәрипов катнашты.
Утырыш барышында региональ мәгълүматлаштыруның актуаль сораулары һәм электрон ведомстволар ара бәйләнеш системасының 3.0 версиясен кертү турында сөйләштеләр.