Бүген Иннополис шәһәре төзелә башлауга төгәл ике ел. 2012 елның 9 июнендә Россия Хөкүмәтенең рәисе Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов булачак шәһәр яшәүчеләренә мөрәҗәгать белән капсула салды.
Шәһәрнең беренче яшәүчеләре 2014 елның декабре- 2015 елның гыйнварендә үк биредә яши башлаячак. Попов исемендәге технопарк, Иннополис Университеты лаборатория корпусы төзүләре тәмамланып килә.