Яшел Үзән мәктәпләре “Мәктәп карталарын” тулы рәвештән яңа уку елыннан кулланачак

2014 елның 6 июне, җомга

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы,ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге “АК БАРС” БАНК белән беррәттән Яшел Үзән шәһәре мәктәпләрендә “Мәктәп картасы” инновацион проектын тормышка ашыра.

Пилот проектта Яшел Үзәннең 12 мәктәбе катнаша. Әлеге мәктәпләр укучыларының барысында да үз “Мәктәп карталары” бар. 9 мәктәп бүгенге көннән үк әлеге проектны экспуатацияләргә әзер. 3 мәктәптә кирәкле җиһаз капиталь ремонт тәмамлангач урнаштырылачак. Яңа уку елы башыннан Яшел Үзән шәһәренең барлык мәктәпләре дә “Мәктәп картасы” белән куллана башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International