Бүген “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов эш сәфәре белән ТР Саба районында булды. Эш сәфәре барышында ТР мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенә әзерлек турында сөйләштеләр.
Эш сәфәре барышында Саба районы педагоглары белән очрашулар узды. Очрашуның төп темасының берсе – электрон китаплар куллану. 2015 елдан басма китап белән беррәттән аның электрон версиясе булу мәҗбүри. Укытучылар хәзердән үк үз профессиональ эшчәнлегендә электрон китаплар куллануга әзерләнә.