Татарстанда иң күп электрон хезмәтләр белән кулланучы министрлыклар һәм ведомстволар ачыкланачак

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2014 елның 19 маеннан боерыгы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында электрон хезмәтләр куллану бенча республикакүләм бәйге үз эшен башлады.

Хезмәткәрләргә Портал, информатлар һәм мобиль кушымта аша түләгән хезмәтләр өчен баллар өстәлә. Җыелган баллар дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль районнан разрезында рейтингда кулланылачак.

Бәйгенең һәр этабы нәтиҗәсе буенча уртача бер хезмәткәр җыйган баллар нәтиҗәсендә 3 дәүләт хакимияте органы һәм 3 муниципаль район билгеләнәчәк.

Бәйге ике этапта узачак. Нәтиҗәләр август башында һәм декабрьдә билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International