Робототехника буенча халыкара олимпиаданың республика этабы нәтиҗәләре ясалды

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

24 май Казанда робототехника буенча халыкара олимпиаданың нәтиҗәләре узды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тә чыгыш ясады.

“Республикада ИТ-өлкә үстерүгә мөһим урын бирелә. ИТ-белгечләр әзерләү мәктәптән үк башлана.

2012 елның 1 сентябрендә Казан ИТ-лицей-интернат ачыла. Казан Федераль Университетында Мәгълүмати технологияләр һәм Мәгълүмати системалар Югары мәктәбе эшли.

Узган елны Иннополис Университеты үз эшен башлады.”, - диде үз чыгышында министр.

Республикада мәктәп укучыларын һәм студентлары өчен ИТ өлкәсе белән чаралар еш оештырыла: Intel мәктәпләре, мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган IT-стартаплар бәйгесе «Junior Startup», IT-стартапов республикакүләм фестивале «IT-Jump», республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе һәм башкалар.

24 май “Казан ярминкәсе” күргәзмәсе үзәгендә робототехника буенча россиякүләм олимпиаданың респубилка этабы узды.

Олимпиаданы оештыручу – Тр мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Иннополис Университеты”.

Республикакүләм этап җиңүчеләре россиякүләм ярышларда катнашачак. Ярышлар 20-22 июнь көннәрендә Казанда узачак.

Ә соңгы – халыкара этап 2014 елның ноябрендә Сочида узачак. Татарстан катнашучылары уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International