Татарстандагы ЗАГС хезмәтләренең яртысы электрон рәвештә күрсәтелә

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Татарстанның ЗАГС хезмәтеннән электрон рәвештә куллану халык арасында көннән-көн популярлаша. Быел 4 айда гына да, электрон хезмәт күрсәтү 47%ка арткан. Бу хакта бүген ТР Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсенең коллегиясе утырышында идарә җитәкчесе урынбасары Борис Хафизов хәбәр итте. Утырышта шулай ук ТР мәглүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбаракшин катнашты.

Электрон хезмәт күрсәтүдә иң популяр булып, язылушу вакытын броньлау тора: электрон хезмәтләрнең 81,5%ы шуңа туры килә. Икенче кабат белешмә яки таныклык алучыларның 50%ы, уллыкка яки кызлыкка бала алучыларның 34%ы бу төр хезмәттән файдаланган.

Электрон хезмәтне иң еш күрсәтүчеләр исемлеген Сарман районы ЗАГС бүлеге җитәкли (86%). Ә Зәй районында бары 17% мөрәҗәгать кенә электрон рәвештә кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International