респубилка этабы узачак. Олимпиада 1нче республикакүләм балалар техник иҗадын үстерү туенча фестиваль кысаларында узачак.
Фестиваль ачылышы 14 сәгатьтә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында узачак.
Робототехника буенча олимпиадада катнашучылар – мәгариф уку йортларының укучылары, 9дан 18 яшькә кадәр.
Робототехника буенча ярышлар 3 номинация буенча узачак: “Төп”, “Иҗади” һәм “Атлаучы роботлар сумосы”.
Республикакүләм этап җиңүчеләре россиякүләм ярышларда катнашачак. Ярышлар 20-22 июнь көннәрендә Казанда узачак.
Ә соңгы – халыкара этап 2014 елның ноябрендә Сочида узачак. Татарстан катнашучылары уңышлар телибез!