Кичә казан ИТ-паркында мәгариф һәм фән өлкәсендә надзор буенча Федераль служба вәкилләре, Федераль тестирование үзәге директоры Сергей Пономаренко җиткәчелегендә булды.
Экскурсия традицион рәвештә ИТ-парк презентациясе һәм аның уңышлары турында сөйләүдән башланды.
Аннары кунаклар Бизнес-инкубатор белән танышты. Биредә аларга Татарстандагы электрон мәгариф өлкәсендәге уңышлар турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында электрон мәгариф системасы турында ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова сөйләде. Ул шулай ук “Мәктәп картасы” пилот проекты турында сөйләде.
Кунакларга шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, республикакүләм “IT-чемпион» бәйгесе, “Халык контроле”, “Иннополис” проекты турында сөйләделәр.
Сергей Пономаренко Татарстанның кызыклы һәм уңышлы проектлар башкаруда тәҗрибәсен югары бәяләде һәм уңышлар теләде.