«IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең 1 этабы тәмамлануга 3 көн калды

2014 елның 23 мае, җомга

25 май – «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабы кысаларында түләүләр өчен баллар устәлүнең соңгы көне.

«IT-чемпион»  бәйгесенең беренче этабы 15 мартта старт алды һәм 25 майга кадәр дәвам итәчәк. 26майдан 10 декабрьгә кадәр бәйгенең икенче этабы үткәреләчәк.

Бәйгедә республика буенча 90 мең укучы катнаша. 102 мең татарстанлыларлы алар өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләүләр башкарып, аларга баллар җыярга ярдәм итә.

Бәйгенең ике ае эчендә Порталда 34 мең яңа шәхси кабинет теркәлгән. Барлыгы шәхси кабинетлар саны 995 меңнән арткан.

Баллар саны буенча лидерлар арасынңа Яшел Үзән, Тукай, Арча һәм Кукмара районы укучылары.

Бәйгедә Теләче, Балтач, Мөслим һәм Саба районы укучылары актив катнаша.

Исегезгә төшерәбез, «IT-чемпион» бәйгесенең икенче этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан буенча 153 укучы ноутбук белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International