ИТ-паркта кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен конференция узачак

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

2014 елның 28 маендә казан ИТ-паркында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен чара узачак.

Конференциянең төп өлеше яңа продуктлар тәкъдим итүгә багышланачак. Microsoft компаниясе үз программалырн тәкъдим итәчәк.

Конференциядә тәкъдим ителәчәк продуктлар:

∙        VDI: Виртуаль эш өстәле;

∙        Инновацион хезмәт– мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү;

∙        Mirage: эш станцияләре белән идарә итү 

Теләүчеләр өчен казан ИТ-паркының дата-үзәге буенча экскурсия оештырылачак.

Конференция ИТ-паркның пресс-үзәгендә сәгать 10.00да башланачак.

Теркәлү өчен - http://dc.itpark-kazan.ru/node/7

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International