Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү,
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлыгы
Җитәкче
Гомуми белешмәләр
Телефон номерлары белешмәсе
Министрлык структурасы
Органнар һәм оешмалар
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Контакт мәгълүмат
Проектлар
Файдалы мәгълүмат
Коррупциягә каршы тору
Кадр сәясәте
Планнар һәм программалар
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Халыкара хокукый актлар
Отчет формалары
Почта элемтәсе
Телерадиотапшыру
Мәгълүмати иминлек
Элемтә һәм телекоммуникацияләр
Мәгълүмати технологияләр (мәгълүматлаштыру)
Дәүләт биремнәре
Электрон документларга кул куючы вәкилләрне билгеләүче республикакүләм реестр
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Коллегияләр
Элемтә
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Бушлай юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы
Бүген WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионатны җиңүчеләре билгеле булачак
2014 елның 20 мае, сишәмбе
Казанда WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионатны үткәрү, эшче һөнәре абруен күтәрү өчен этәргеч бирәчәк, дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Милли чемпионат 35 һөнәр буенча уза, дип искәртте ул. Узган ел ул 25 һөнәр буенча Тольяттида узган. Э.Фәттахов сүзләренә караганда, чемпионат үткәрү нәтиҗәсендә, ярыш мәйданчыкларына килгән укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары төрле һөнәр вәкилләре эшенең үзенчәлекләрен күрә һәм теге яки бу белгечлек турында яңалык белә ала.
Республика икътисадын үстерү өчен урта звено кадрларын әзерләү бигрәк тә мөһим мәсьәлә булып тора, дип ассызыклады Э.Фәттахов. “Татарстан Президенты тарафыннан бу кадрларны сыйфатлы әзерләү бурычы куелды. Моның өчен республика территориясендә 20-25 ресурс үзәк ачу планлаштырыла. Быел шундый 8 ресурс үзәген ачу ниятләнә”, - дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры.
Ресурс үзәкләре урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базаларында оештырылачак. “Эш белән тәэмин итүчеләр белән бергә көчле матди-техник база, лаборатория оештырылачак һәм белем бирү программасы төзеләчәк. Кадрларга башлангыч һәм урта һөнәри белем биреләчәк, шулай ук кыска вакытлы курслар оештырылачак. Шулай итеп, ресурс үзәге эш белән тәэмин итүчеләрне бөтен юнәлешләр буенча кадрлар белән тәэмин итәчәк”, - диде Э.Фәттахов.
“WorldSkills Russia чемпионатын яхшы уздыру һәм 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә заявка бирү кампаниясендә катнашу – безнең бурыч”, - диде республиканың мәгариф һәм фән министры.
Искәртеп узабыз, Татарстан башкаласында кичә WorldSkills Russia-2014 һөнәр осталыгы буенча икенче Милли чемпионат ачылды. Ачылыш тантанасында Россия Хөкүмәт Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Казанда гасырлык эш стажы булган почтальоннар гаиләсен бүләкләделәр
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев почтада 100 елга якын гомуми хезмәт стажы булган гаиләне бүләкләделәр.
30
апрель, 2026 ел
Май бәйрәмнәрендә Татарстанда Күп функцияле үзәкләрнең эш вакыты үзгәрәчәк
Май бәйрәмндәрендә КФҮ б\лекләренең эш вакыты үзгәртелгән - игътибар итегез.
Татарстан Россиядә роботлаштыруны үстерү буенча алдынгылар исемлегенә керде
Татарстан Республикасы роботлаштыруны үстерү буенча Россия төбәкләре арасында лидерларның берсе булды.
29
апрель, 2026 ел
Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы 2026 елда Казанда иң яхшысы дип танылды
Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 2026 елда Казанның иң яхшы көллиятләре рейтингында беренче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз