“ПРОФ-IT” Россиякүләм региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проект бәйгесенең 2нче этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
Барлыгы конкурска РФ 51 регионыннан 143 эш җибәрелгән.
Алар арасында Татарстаннан 3 проект финалга чыкты:
- «Мәгариф өлкәсендә IТ» категориясе: «Программный комплекс для обеспечения оказания электронных услуг в сфере дошкольного образования Республики Татарстан» проекты;
- «Сәламәтлек саклау өлкәсендә IT»: “Мобильный диагностический комплекс «Доступная медицина» (МДК «Доступная медицина») проекты;
- «Дәүләт һәм җәмгыять бәйләнешендә IT»: “Государственная информационная система Республики Татарстан «Народный контроль»” проекты.
29-20 май көннәрендә Рязань шәһәрендә Россиякүләм бәйгенең финалы узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елда «ПРОФ-IT» бәйгесендә Татарстан проекты – ТР дәүләт хезмәтләр Порталын популярлаштыручы республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе - “Электрон хөкүмәт сервисларын пропагандалау” номинациясендә иң яхшы проект булып табылды.