Казан ИТ-паркында РФ Президенты админстрациясе җитәкчесе Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Магомедсалам Магомедов килде. Кунакны Казан белән ТР Президенты администрация аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров таныштырды. Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов Казанда эш сәфәренең төп максаты – Россия Федарациясе Идел буе федераль округы субьектларының иң югары вазыйфаи затларының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өчен җаваплы урынбасарлары белән семинар-киңәшмәдә катнашу
Казан ИТ-паркында кунак электрон дәүләт хезмәтләрен алу системасы – информатлар белән танышты. Шулай ук кунакка популяр электрон хезмәтләр, казан ИТ-паркы тарихы, Бизнес-инкубатор резидентлары үсеше белән таныштырдылар.