Кичә “Регион тормышында музей” фәнни-практик семинарда Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль Интернет-музеен ачу сораулары турында сөйләштеләр.
Сәламләү сүзе белән “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге”нең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады. Ул әлеге ресурсны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына мөһим чара дип билгеләде.
Ресурска төп таләпләр – уңайлылык. Һәрбер гражданин ничә яшь булуга карамастан әелге ресурны куллануны җиңел кабул итәргә тиеш.
Татарстан Республикасы милли музее генераль директоры Г.Р.Назипова Интернет-музейның концепциясен тәкъдим итте.