«Яшь программист» бәйгесе “Байтик” лагерендә үткәрелә

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә “Байтик” компьютер лагерендә “Яшь программист” бәйгесе уза. Бәйгедә Татарстан Республикасы гомумбелем бирү һәм урта профессиональ оешмалар укучылары катнаша.

Бу елны бәйге 5 номинация буенча уза:

- Web-сайтлар (Web-проектлар) ;

- Программ продуктлар;

- Мобильн һәм SaaS-кушымталар;

- Робототехника;

- Компьютер дизайн.

Жюри эшчәнлегендә ДУП “Татарстан Республика мәгълүмати технологияләр үзәге” вәкилләре дә катнашты.

Жюри эшчәнлеге буенча 16 майда бәйгенең нәтиҗәләре ясалачак.

“Яшь программист” бәйгесе нәтиҗәләре буенча 5 укучы Россия Федерациясенең Президент премиясенә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International