Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатын үткәрүдә катнаша

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

6 майдан 20 майга кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә "WorldSkills" II эшче һөнәрләре илкүләм чемпионаты узачак. Чемпионат кысаларында 35 төп һәм 4 яңа профессия буенча ярышлар оештырыла. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 18-25 яшьләрдәге 1 меңнән артык егет һәм кыз үз һөнәрләрен иң яхшы белүдә көч сынашачак. Ярышчылар арасында таш, балта, аш-су осталары, электриклар, графика дизайнерлары, система администраторлары, зәркәнчеләр, видео монтажлаучылар, техниклар, флористлар, косметологлар һ.б. һөнәр ияләре булачак.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы да WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатын үткәрүдә катнаша һәм 6 һөнәр буенча эш урыннары оештыра:

- CAD белгечләре (системы автоматизированного проектирования (САПР));

- график дизайнерлар;

- видеомонтажерлар;

- систем администраторлар;

- веб-дизайнерлар;

- робототехниклар.

Павильоннар ДУП “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге”, Казан элемтә электртехникумы, Бөгелмә машинатөзелеш техникумы, Кама политехник колледжы, «ICL-КПО ВС» ААҖ, «БАРС-групп» ЯАҖ, «КИР» ҖЧҖ, «Центр» ҖЧҖ, «АБАК» ЯАҖ.

Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килә башлады. Хәзерге вакытта иң зур күргәзмә залында - “Казан ярминкәсе” комплексы мәйданында Чемпионатның эш урыннарында җиһазларны монтажлау эше бара. 
Ә шушы көннәрдә экспертлар төп оештыру моментлары турында фикер алышты, якын арада алар укулар үтәчәк һәм эшләрне бәяләү регламентын билгеләп бетерәчәк. Катнашучылар өчен мастер-класслар һәм Чемпионат иганәчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән заманча производство җиһазлары презентациясе үткәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International