Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага Татарстандагы беренче "кагәзъсез сырхауханәне" күрсәттеләр

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Бүген Казанга эш сәфәре барышында РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник балалар хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең “Азино” балалар сырхауханәсендә булды.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгын РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата барды.

РФ Сәламәтлек саклау министрлгы башлыгы Казанга кичә кич килде. Аның сәфәре КДМУның 200 еллыгына багышланган.

Медицина объектына килү белән Вероника Скворцовага электрон форматта табибларга язылу ничек тормышка ашырылуын күрсәттеләр, шулай ук регистратура эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Кунакларны шулай ук даруханә пунктына озаттылар. Гадел Вафин ассызыклаганча, бу даруханәдә бәяләр сәясәте контроль астында тотыла.

Алга таба министрга хастаханәнең икенче катын күрсәттеләр, анда педиатрия бүлеге, көндезге стационар һәм балалар кафетерие урнашкан. Вероника Скворцова участок табиб-педиатрының кабинетын карады.

“Азино” сырхауханәсенең өченче катында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы физиотерапия бүлеге, механотерапия лабораториясе эше белән танышты. Бу катта күрү үзәге, кардиоүзәк һәм гастроүзәк урнашкан.

Скворцовада “Ышаныч” һәм “Сердәш” балаларга медицина-социаль ярдәмен үзәкләре аеруча кызыксыну уятты. Монда медицина, консультатив-диагностика, социаль-хокукый ярдәм күрсәтелә, табиб- педиатр, гинеколог, уролог, психолог, социаль эш буенча белгеч эшли.

Соңыннан ТР сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага ТРда балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру, аерым алганда, дарулар белән тәэмин итү схемасы һ.б. турында сөйләде.

Сәфәре барышында кунак шулай ук травмпунктта һәм рентген кабинетында булды.

Исегезгә төшерик: бу объект Россиядә эре балалар медицина үзәкләренең берсе булды. Аның мәйданы - 9 мең 794,3 кв. метр.

Республика клиник балалар хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәрәфиев сүзләренчә, Вероника Скворцова эшчәнлекне “бик яхшы” дип бәяләгән.

“Без беренчел звенога ярдәм итүдә өстенлекле булган бурычларны үтибез, - дип билгеләде ул. – “Азино” сырхауханәсе Республика клиник балалар хастаханәсенең структур бүлеге булып тора. Монда икенче муниципальара диагностика үзәге функцияләре тормышка ашырыла, территориаль яктан беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтелә. 28 мең бала күзәтү астында тотыла, алар тулы медицина тикшерүен уза”.

“Бүген без монда күргәннәр белән горурланырга кирәк, - диде медицина фәннәре докторы, профессор, РМФА әгъза-корреспонденты Ләйлә Намазова-Баранова. – Татарстан кебек мондый эре төбәк масштабында балаларга медицина ярдәмен иң яхшы дәрәҗәдә күрсәтәләр”. Ул аерым алып, коллективны һәм техник тәэмин ителешне билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International