Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Дом.ру” хезмәтләрен кулланучыларын кисәтә: 12 майның сәгать 00:00дән 13 майның 07.00 сәгатенә кадәр эленгән элемтә линияләрен җир асты коммуникациясенә күчерү эшләре алып барылачак.
Башкарылачак эшләр нәтиҗәсендә Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә телефония, интернет, кабель һәм цифралы кабель телефония эшләре тукталылып торылачак.