Кичә Казанда РФ сәламтәлек саклау министрлыгының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаментының директоры урынбасары Роман Сафронов булды. Ул Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүматлаштыру казанышлары белән танышты.
Кунакны Казан буйлап ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлы урынбасары Азат Мөбәракшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов йөрделәр. Роман Сафровновка “Азино” балалар поликлиникасы, травматологик бүлек, “Ышаныч” балаларга медик-социаль ярдәм бүлегендә булды.
Киләсе пункт булып, Роман Сафронов Казан ИТ-паркында булды. Биредә аны технопарк эшчәнлеге, дата-үзәк, Бизнес-инкубатор һәм ГЛОНАСС+112 системасы белән таныштырдылар.
ИТ-паркта кунак ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән дә очрашты. Ул кунакка Татарстан Республикасы территориясендә ИТ-өлкә казанышлары турында сөйләде.