Татарстанда 85% спорт мәктәпләренең транспортлары навигацион җиһаз белән тәэмин ителгән

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

85% артык спорт мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмаларының балаларны йөртер өчен транспорт чаралары «ГЛОНАСС+112» системасына тоташкан.

Әлеге эшләр ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан 2014 елның февраленнән бирле алып барыла. Эш нәтиҗәләре әлеге елның маена планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан бирле «ГЛОНАСС+112» системасында мәктәп автобусларын мониторингы башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International