Бүген Россиядә радио һәм элемтә көне билгеләп үтелә

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

7 май — фән тарихына иң беренче радио барлыкка килгән көн буларак кереп калган. 1895 елның әкъ шул көнендә, Рус физик-химиклары җәмгыяте утырышында, ватандашыбыз физик Александр Попов дөньядагы иң беренче радиоалгыч хакында доклады белән чыгыш ясый һәм үзе эшләгән радиоприборны эшләтеп күрсәтә.

ТР Премьер-министр урынбасары − ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Радио көне уңаеннан, үзенең котлавын юллады:

Хөрмәтле коллегалар!

Бу — элемтә һәм мәгълүмати-коммуникация өлкәсендә хезмәт куючы һәр хезмәткәрнең дә бәйрәме. Алар ярдәмендә без, аралар ерак булуга да карамастан, якыннарыбыз белән аралаша алабыз, кирәкле мәгълүмат алабыз. Мәгълүмати технологияләр илебездә инновация үсешенең аерылгысыз өлеше булып тора. Әмма һәр инновация дә халыкка хезмәт итәргә, файда китерергә тиешлеген онытырга ярамый. Шуңа да бу өлкәдә хезмәт куючыларның эше бик мөһим һәм җаваплы. 

Сезнең хезмәтегез Татарстан өчен дә, Республиканың һәр кешесе өчен дә бик әһәмиятле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International