ТР Президенты белән РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры ТРда Иннополисның төзелеш мәйданчыгында булды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров яңа ИТ-шәһәр Иннополисның биналар һәм инженерия инфраструктурасы төзелеше барышы белән танышты.

Шулай ук төзелеш мәйданчыгында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, компания-подрядчы вәкилләре булды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров “Иннополис” МИЗның төзелә торган технопаркын карадылар, бинаның түбәсенә күтәрелделәр, анда компания-подрядчы вәкилләре ТР Президентына төзелеш барышы турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров һәм Илдар Халиков яңа шәһәрнең беренче торак комплексы һәм ИТ-университетның укыту-лаборатория корпусы төзелеш мәйданчыкларында булдылар.

Сәфәр соңында ТР Президенты билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, яңа биналарның төзелеше график нигезендә алып барыла. Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле йөкләмә бирде һәм төзүчеләрне җәйге сезонны эшләү өчен мөмкин булганча күбрәк файдаланырга өндәде.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International