Татарстан Республикасы – “112” оператив хезмәтләрне тиз арада чакырту системасын тулы күләмдә эшләтеп җибәрүне төгәлләгән Россиянең беренче субъекты.
2013 нче елның ноябрендә федераль министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашында ТРның 112 Системасының дәүләт сынавы уздырылды. Дәүләт сынауларының нәтиҗәләре уңай дип табылды, ТРның 112 Системасын булдыру өлкәсендә тәҗрибәсе һәм эше югары бәяләнгән.
112 Системасын эшләтеп җибәрүнең соңгы этабы – ТР территориясендә “112” номерына рәсми статус бирү. Бу көннәрдә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы “Элемтә хезмәтләреннән кулланучыларга ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү максатыннан, ТР территориясендә “112” бердәм номерын куллану турында”гы приказны бастырган.
Документ нигезендә, 2014 нче елның 25 нче маеннан җирле телефон элемтәсе челтәрләрендә, ашыгыч хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасына керү өчен, “112” номерын рәсми рәвештә куллану башлана. Моннан тыш, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Татарстанда «01», «02», «03» һәм «04» номерлары белән беррәттән «101», «102», «103», «104» номерларын кулланырга йөкләде.
Татарстан территориясендә телефон элемтәсе хезмәтен күрсәтүче операторлар тәүлек дәвамында “112” бердәм номеры, шулай ук “101”, “102”, “103”, “104” номерлары аша бушлай шалтырату мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
Республикада 112 Системасы “ГЛОНАСС+112” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы базасында тест режимында 2009 нчы елдан эшләп килде.