Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы РФ Ространснадзорның автоматизацияләнгән контроль һәм надзор үзәгенә сертификация узарга гаризә биргән.
Татарстан Республикасы региональ навигацион-мәгълүмати системасы «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмати системада базасында эшли. Системаның операторы булып “Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” оешмасы тора.
Бүгенге көндә Татарстанда «ГЛОНАСС+112» системасында 8 мең транспорт системалары кушылган. Алар арасында: экстрен-оператив хезмәтләр машиналары, балалар йөртүче автобуслар, юллар чистартырга яраклаштырылган машиналар һәм башкалар. Транспорт машиналар спутник навигациясе белән җиһазлану нәтиҗәсендә 97% мәктәп автобуслары катнашындагы аварияләр саны кимеде һәм 20%ка экстрен хезмәт машиналары тиешле урында килеп җитүе тизәйде.