Ел саен Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республиканың элемтә операторлары белән беррәттән Бөек Ватан сугышы ветераннарына элемтә хезмәтләрен алуга ташламалар бирә. 2014 елның маенда Бөек Ватан сугышының 69 еллыгына багышлан киләсе чаралар планлаштырылган:
«Таттелеком» ААҖ:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 69 минут бушлай шалтыратулар (шул исәптә квартир шалтыратулар, сату офисларында, госпиталь, хастаханә, картлар йортлары телефоннарыннан);
- Бөек Ватан сугышы ветераннарына 9 майда бушлай телеграмнар җибәрү.
«ТатАИСнефть» ҖЧҖ:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, тыл хезмәткәрләрен 2014 елның 1 маеннан 31 маена кадәр бушай телефон тоташтырулар тәкъдим итә.
«Ростелеком» ААҖ:
- 2014 елның 1 маеннан 30 июненә кадәр сугыш ветераннары бушлай телефон кертү.
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 7-9 май көннәрендә бушлай телефон тоташтырулар тәкъдим итә.
Кесә телефоны операторлары
- 7-9 май көннәрендә “НСС” ЯАҖ элемтә операторы белән Бөек Ватан сугышы ветераннары “Полчанинга шалтырату” акциясе оештырыла (Россиянең төрле регионына вакыты чикләнмичә телефон тоташтыру).
- 9 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары, катнашучылары һәм инвалидларына шәһәрара һәм халыкара телефон тоташтыруларга 30 минут бушлай телефон тоташтыру, шулай ук май дәвамында җирле шалтыратуларны бушлай башкарыла.
“Вымпелком” ААҖ элемтә операторы “Бөек Ватан сугышы ветераны” акциясен тәкъдим итә. Ул үз эченә өй регионында 300 минут бушлай шалтыратулар кертә.
- «Летай. Мобиль элемтә» салоннарында “Фрон дустыма шалтырату” акциясе: дөньяның төрле ноктасына бушлай шалтырату.
УФПС «Татарстан почтасы» - филиал ФГУП «Почта России» почта элемтәсе операторлары
- Бөек Ватан сугышы ветераннары, катнашучылары һәм инвалидларына газета, журналлар китерүгә 20% ташлама.