Россиянең массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгында “Иннополис Университеты” советы утырышы узды. Утырыш барышында 2013 елга отчет укылды.
“Иннополис Университеты” 2012 елның декабрендә оештырылды. Университетның төп кампусы федераль бюджеттан “Инновацион икътисад” программасы кысаларында төзелә.
Университетның тикшеренү советына Россиянең элемтә министры урынбасары Марк Шмулевич, Россия элемтә министры урынбасарының советнигы Сергей Негодяев, Acronis һәм Parallels компанияләр оештыручы Сергей Белоусов, NVision Group президенты Антон Сушкевич, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры беренче урынбасары Юрий Багров, Иннополис Университеты директоры Дмитрий Кондратьев, шулай ук университет ректоры Александр Тормасов керә.
Узган елны университетның мәгариф үзәкләрендә 838 мәктәп укучысы белем алган. STEM-үзәкләрдә алар алар робототехника, математик һәм физика белгечлекләре буенча белем алган.
Моннан тыш Иннополис Университеты беренче 14 студенты магистр программасына кабул итте.
Киләсе вакытта университет өстәмә балалар техник үзәкләрен ачарга планлаштыра: Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Новосибирск, Пермь, Самара һәм башка шәһәрләрдә.Шулай ук, Татарстанда пилот рәвештә 7 сыйныфтан робототехника программасы буенча укыту кертеләчәк. 2017 елга әлеге программаны Россиянең 8 субъектында кертергә планлаштырыла.
Иннополис университеты бу елны 40 студенттан торган пилот төркем җыйды. Сентябрьдән алар бакалавр программасы буенча укый башлаячак. Бу елны Сингапур, Швейция университетлары беләнхезмәттәшлек дәвам иттереләчәк дип планлаштырыла.