Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында янгын чыгу очракларында эвакуация буенча тренировка узды.
Министрлык хезмәткәрләре эвакуация вакытында кирәкле белемнәрен күрсәттеләр. Министрлык бинасыннан эвакуация вакыты 4 минут та 36 секунд алды. Әлеге вакыт янгын чыгу хәвефлекләре нормативларына туры килә.