Татарстан Республикасы картасында 2,7 мең объект теркәлгән

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2,7 мең социаль, транспорт һәм инженерия инфраструктурасы объекты теркәлгән. Бердәм ведомстволарара электрон документәйләнеше системасы һәм «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмати системасы базасы республика объектларытурында мәгълүматларны актуаль тотарга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан бирле Татарстан Республикасы мәгълүматлар банкы һәм объектлар картасын формалаштыру буенча программ продукт тормышка ашырыла.

Һәр объект өчен электрон документ төзелә. Документка паспорт һәм тикшеренү актлары, объектның урыны турында һәм башка мәгълүматлар теркәлә.

Барлык мәгълүматларны туплагач эш группасы объектлны картада терки, нәтиҗәдә объектлар барлык Интернет кулланучыларга ачык була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International