Хәзер буш җир участоклары турында ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша хәбәр итеп була

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru “Халык контроле” системасында яңа категория барлыкка килде – “Халык инвентаризациясе”. Әлеге категориядә республикада яшәүчеләр бур җир участоклары,  яисә тиешлечә кулланылмаган җир участоклары турында хәбәр итә ала.

Әлеге мөмкинлек белән кулланыр өчен җир участогы, бинаның урын күрсәтеп, фотоматериал өстәргә кирәк.

Категория килгән гаризәләрдән соң, әлеге җир участокларының киләчәктә кулланылышы хәл ителәчәк.

“Халык инвентаризация” категориясенең модераторы булып Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International